САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман ипиен яратып ашыйлар

Ик­мәк­сез эскә­тер - хик­мәт­сез чүп­рәк, ди­гән мә­каль бар ха­лык­та. Чын­нан да, өстәл нин­ди ге­нә сый-нигъ­мәт­тән сы­гы­лып тор­ма­сын, ара­ла­рын­да ик­мәк, ипекәй бул­ма­са, та­бын ту­лы тү­гел то­е­ла. Тук­лык ни­ге­зе, мул­лык бил­ге­се бул­ган ик­мәк­кә элек-элек­тән дан җыр­лан­ган, хөр­мәт күр­сә­тел­гән. Ә 1 ав­густ­та Рос­си­я­дә һәм Ев­ро­па­ныө күп ке­нә ил­лә­рен­дә Ик­мәк кө­не бил­ге­ләп үте­лә. Элек...

Ик­мәк­сез эскә­тер - хик­мәт­сез чүп­рәк, ди­гән мә­каль бар ха­лык­та. Чын­нан да, өстәл нин­ди ге­нә сый-нигъ­мәт­тән сы­гы­лып тор­ма­сын, ара­ла­рын­да ик­мәк, ипекәй бул­ма­са, та­бын ту­лы тү­гел то­е­ла.

Тук­лык ни­ге­зе, мул­лык бил­ге­се бул­ган ик­мәк­кә элек-элек­тән дан җыр­лан­ган, хөр­мәт күр­сә­тел­гән. Ә 1 ав­густ­та Рос­си­я­дә һәм Ев­ро­па­ныө күп ке­нә ил­лә­рен­дә Ик­мәк кө­не бил­ге­ләп үте­лә. Элек нәкъ шу­шы көн­не бө­тен га­и­лә бе­лән ба­су­га чы­гып, га­и­лә баш­лы­гы бе­рен­че ба­шак­лар­ны өзеп ала тор­ган бул­ган. Бу уңыш җыя баш­лау­ны аңлат­кан. Хә­зер урак­ка тө­шәр өчен 1 ав­густ­ны көт­ми­ләр, бил­ге­ле. Тик элек­тән кил­гән га­дәт бу­ен­ча, бәй­рәм күп ке­нә җир­дә үт­кә­ре­лә. Ә без бәй­рәм ал­дын­нан үзе­без яра­тып ашый тор­ган ипи­ләр­не пе­ше­рү­че җваплылыгы чикләнгән «Сар­ман ик­мәге»­ җәмгыятендә бу­лып кайт­тык.

Би­ре­дә егер­ме биш төр­дән ар­тык ик­мәк һәм ик­мәк эш­лән­мә­лә­ре чы­га­ры­ла. Ипи­нең ге­нә дә ун, күмәч­ләр­нең ун­нан ар­тык төре пе­ше­ре­лә. Ком­би­нат­та ясал­ган өй ток­ма­чын, төр­ле ма­ка­рон­нар­ны, прән­ник-пе­чень­е­лар­ны да ха­лык яра­тып ала.

Реклама

- Үзе­без­нең ра­йон ки­бет­лә­ре­нә ге­нә тү­гел, күр­ше Зәй, Ту­кай, Әл­мәт, Аз­на­кай ра­йон­на­ры­на да ки­тә про­дук­ци­я­без, - ди ком­би­нат­ның тех­но­ло­гы Гөл­си­нә Вә­ли­е­ва. - Со­рау­ны ка­нә­гать­лән­де­реп тә бе­те­рә ал­мый­быз. Ме­нә озак­ла­мый, тәү­ле­ге­нә ун­биш тон­на ик­мәк пе­ше­рүгә исәп­лән­гән яңа мич фай­да­ла­ну­га тап­шы­ры­ла­чак, ул чак­та ин­де мөм­кин­лек­лә­ре­без ки­ңә­я­чәк. Хә­зер­ге мич­нең ку­ә­те - тәү­ле­ге­нә ал­ты тон­на. Яңа мич кир­печ­тән са­лын­ды, ан­да пеш­кән ик­мәк та­гын да тәм­ле бу­ла­чак.

«Сар­ман ик­мәге»­ндә бүгенге көндә иллеләп кеше эшли. Эш сменалап, тәүлек әйләнәсе оештырыла. Көндезге сменада - алты икмәк пешерүче, төнгесендә җидәү эшлиләр. Барлык эш автоматлаштырылган, бары тик берничә төрле күмәчләр генә кулдан пешерелә.

Ипи та­гын да тәм­ле бу­ла­чак, ди­гән­нән, Сар­ман ик­мә­ген ярат­ма­ган ке­ше юк­тыр ул бүүген. Аның элек­ке да­ны кайт­ты. Ипе­кәй өс­тәл­лә­ре­без­дән өзел­мә­сен, ку­а­ныч­лы ри­зык бул­сын.

Һәр ха­лык­та ик­мәк пе­ше­рүнең ре­цепт­ла­ры бар. Әй­тик, Рос­си­я­дә һәм Ук­ра­и­на­да - ка­ра­вай, АКШ­та - бейгл пе­ше­рә­ләр. Күп ке­нә ил­ләр­дә Кав­каз ла­ва­шын яра­та­лар, Мек­си­ка­да - тор­тилья, Из­ра­иль­дә - ма­ца, Фран­ци­я­дә ба­гет­ны үз итә­ләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X