САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман гимназиясендә яктылык кайтаргыч элементлар турындагы белемнәрен тирәнәйттеләр

Статистика буенча җәяүлеләрне таптату – юл-транспорт вакыйгаларының иң киң таралган төре. Таптатуларның төп өлеше тәүлекнең караңгы вакытына туры килә, чөнки бу вакытта автомобиль йөртүче транспорт юлына чыккан кешеләрне начар күрә.

Статистик мәгълуматлар яктылык кайтаргыч элементны файдалану җәяүлене таптату куркынычын 65 процентка киметкәнен күрсәтә. Җәяүледә шундый элементларның берничә булуы – иң кулай вариант.

Без, Сарман гимназиясе укытучылары, бу проблемадан читтә калмыйбыз. Бөтенебезнең дә төп максаты балаларга, юл йөрү кагыйдәләрен төшендерү һәм яктылык кайтаргыч элементлар турында булган белемнәрен тирәнәйтеп, яңаларын бирү һәм тормышта шушы алган белемнәрен кулланып, үзләренең һәм якыннарының тормышын саклап калырга өйрәтү.

Мин үземнең сыйныф укучыларына яктылык кайтаргыч элементлар турында сөйләп кенә калмадым, ә һәрберсенә бүләк итеп тә өләштем. Укучыларымның алган белемнәрен тормышта кулланып, якыннарына да өйрәтеп, юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрүләрен теләп калам.

“Сарман гимназиясе”нең 5 нче Б сыйныфы җитәкчесе Раушания Мәтҗанова .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев