САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман гимназиясе музеенда Мәскәү кунаклары булды

Кичә, 29 апрель көнне, Сарман гимназиясе музеенда Мәскәү кунаклары - Чик буе хезмәте ветераннарының “Рубеж” патриотик берләшмәсенең Мәскәү өлкә иҗтимагый оешмасы вәкилләре Андрей Ткачев һәм Игорь Чеботарь булдылар.

Музей җитәкчесе – Сарман гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Салихова аларны музей эшчәнлеге, андагы экспонатлар белән таныштырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев балаларга тәрбия бирү эшендә музейның әһәмиятен билгеләп үтте. Бу көнне музей яңа экспонатлар белән тулыланды. Кунаклар белән музейда булган район чик хезмәте ветераннары оешмасы җитәкчесе Илдар Лотфуллин музейга кинжал бүләк итте. Ә Сарман гимназиясе укытучысы Гөлия Фатыйхова чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән тормыш иптәше Генар Фатыйховның хәрби формасын тапшырды. 
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев