Сарман гимназиясе күркәм эшләргә бай

Сарман гимназиясе укучылары "Изгелек картасы" акциясендә катнашалар. Һәр сыйныф башкарган изге эшләре турында махсус сайтка урнаштыра. Күмәк көч тау күчерә, дигәннәр борынгылар. Барлык укучылар бердәм эшләгәндә, әлеге акциядә җиңү өчен өмет тә зурдан. Ә 15 нче ноябрь көнне Сарман гимназиясе укучылары район мәдәният йортында үткәрелгән "Ил сакчысы дигән һөнәр бар"...

Сарман гимназиясе укучылары "Изгелек картасы" акциясендә катнашалар. Һәр сыйныф башкарган изге эшләре турында махсус сайтка урнаштыра. Күмәк көч тау күчерә, дигәннәр борынгылар. Барлык укучылар бердәм эшләгәндә, әлеге акциядә җиңү өчен өмет тә зурдан.

Ә 15 нче ноябрь көнне Сарман гимназиясе укучылары район мәдәният йортында үткәрелгән "Ил сакчысы дигән һөнәр бар" дигән чарада булдылар. Анда илне саклауның мөһимлеге аңлатылды, патриотик хисләр тәрбияләү кебек мәсьәләләр үзәккә куелды.

Гимназиядә матур башлангычлар да күп. Шуларның берсе - биредә ачык дәресләр күрсәтү күркәм гадәткә әйләнде. Моннан тыш гимназия җитәкчеләре дә яңалык керттеләр: алар укытучылар белән мастер-класслар үткәрәләр. Шундый дәресләрнең беренчесен гимназия директоры Ләйсән Шамилова уздырды. Укытучылар ул күрсәткән дәрестә кошлар турында бик күп белешмә алдылар. Укытучылар да, яшь белгечләр дә әлеге дәрестән үзләренә бик күп яңалык алдылар. Эстафета директор урынбасараларына тапшырылды. Файдалы гамәл дәвамлы булсын иде, дигән теләктә калабыз.

Раушания Мәтҗанова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 22 июнь 2022 - 15:39
    Хәтер көне балалар өчен дә кирәк
  • 6 июнь 2022 - 08:01
    Районда «Иң яхшы автобус йөртүчесе» ачыкланды
  • Крестьян-фермер хуҗалыклары басулары бәя алды
  • Районда «Иң яхшы автобус йөртүчесе» ачыкланды
  • Сарманлылар Сары тауны гөрләттеләр
  • Сарман сәнгать мәктәбе укучылары тамашачыларны иҗат кичәсенә җыйдылар
  • Сарман кызлары Мөслимдә!
  • Сарман күген ап-ак күгәрченнәр иңләде
  • Күренекле мәгьрифәтче Морад Рәмзинең иҗатына багышланган халыкара форум
  • Җәлил укучылары рухи кыйммәтләрне барладылар
  • Космонавтика көне белән бәйле хатирәләрегез юкмы, дуслар?
  • Матурлыкка гашыйк остабикә