САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Мәгариф

Сарман гимназиясе укучысына югары уку йортына юллама бүләк иттеләр

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән Казан дәүләт федераль университеты IX–XI сыйныф укучылары өчен быел да “Тархан” тарихи-мәдәни бәйгесе үткәрде.

Конкурс Татарстан һәм төрки халыклар тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынуны хуплауга, шулай ук өлкән мәктәп яшендәге укучылар арасында Татарстан халыкларының уку культурасын һәм тарихи-мәдәни китапханә мирасын популярлаштыруга юнәлтелгән.

Район данын яклап чыгыш ясаган Сарман гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Алсу Абдиева әлеге бәйгенең җиңүчесе булып танылды. Шул хакта үзеннән сораштырдык.

- Алсу, бәйгедә катнашырга нәрсә этәрде сине?

- Тарих фәнен яратуым, татар мәдәнияте белән кызыксынуым сәбәп булгандыр, мөгаен, “Тархан” бәйгесендә 8 класста укыганда ук катнашып карадым. Мин анда очраклы килеп эләктем, әлбәттә, чөнки ул 9-10 сыйныфлар өчен оештырыла. Бәйгегә барырга тиешле укучы кинәт авырып киткәч, укытучым Кифая Әхсән кызы аның урынына барырга миңа тәкъдим итте. Мин бик теләп ризалаштым. Җиңәргә бер балл җитмәде. Шул вакыт үземә максат куйдым. “Мин монда тагын киләм әле”, – дидем. Хыялым чынга ашты, Аллаһка шөкер. Быел мин җиңүгә ирештем. Дөрес, моңа кадәр олимпиадаларда да катнашканым булды. Тарих – ул бит үткәннәр тормышы, борынгыларның яшәеше, ул бик кызыклы. Тарихи вакыйгалар чынлыкта да кайчандыр булганнар бит. Фактларга, саннарга нигезләнә.

Бәйге ни рәвешле үткәрелде?

- Ул үз эченә дүрт – 1/8, 1/4, 1/2 һәм финал этапларын алды. Беренче өлешләре Казанда Милли китапханәдә оештырылса, финал өлешен Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасында үткәрделәр. 1 һәм 2 турларда тест сорауларына җавап бирдек, ә 3 турда сәнгатьле уку бәйгесе үткәрелде. Соңгысында инде билгеле бер китап буенча сорауларга җавап бирергә кирәк булды. Аннан Казан ханлыгы турында видео төшерергә тиеш идек. Һәркайсында алтышар укучы катнашып, өчәр җиңүче кала һәм киләсе этапка күчә барды.

- Биремнәр авыр булмадымы соң? Син белмәгән нәрсәләр юк идеме?

- Нинди генә бәйге үткәрелсә дә, ул бит бәйге инде, ярыш кебек була. Биремнәрнең төрлесе бар иде: җиңеле дә, авыры да. Әмма белгән кешегә җавап бирмәстәй сораулар юк иде. Һәр турда нинди гасырга кагылышлы сораулар булырга мөмкинлеге билгеле иде, әлбәттә, шуңа аерым бер чор буенча әзерләндек.   

- Әлеге бәйгедә җиңүеңнең берәр өстенлеге бармы, Алсу?

- Миңа, җиңүче буларак, югары уку йортына юллама бирделәр. Теләгән очракта, 11 сыйныфны тәмамлагач, бердәм дәүләт имтиханнарын яхшы гына бирә алсам, Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтына ике юнәлеш буенча бюджет нигезендә укырга керү мөмкинлеге булачак. Моннан тыш Кубок, Диплом һәм күчтәнәчләр дә бирделәр.

- Киләчәктә нинди һөнәр сайларга исәплисең соң?

- Бу хакта ныклап уйлап бетерәсе бар әле. Күңелемдә йөрткәне юк түгел, әлбәттә. Тик шуны әйтә алам: киләчәк тормышымны балалар белән бәйлисем килә. 

- Ә нинди яраткан шөгыльләрең бар?

- Безнең өйдә гөлләр бик күп, шуңадырмы, мин кечкенәдән чәчәкләр яратам. Әбием Гөлшат белән бергә гөлләр үстерә идек. Бакчабызда да матур чәчәкләр үсә. Табигатьне яратам, саф һавада йөрергә, йөгерергә яратам. Өстәл теннисы, тегү белән кызыксынам. Укудан тыш вакытта бер чәчәк кибетендә флорист булып эшлим.

- Милли тәрбиягә карашың нинди?

- Минемчә, бала үз милләтенең тарихын, телен, мәдәниятен белергә һәм гореф-гадәтләрне сакларга тиеш. Бу тәрбия гаиләдә бирелсә яхшыдыр, минемчә. Милләтнең киләчәге –үзебезнең кулларда. Мин үзем дини гаиләдә тудым, һәм мине ислам кагыйдәләре буенча тәрбияләделәр. Бүгенге көндә мин шәригать кануннары буенча яшим. Үземнең шундый тәрбия алуым белән горурланам, миңа дөрес юнәлеш биргән әти-әниемә олы рәхмәтлемен. 

- Ә тормышта берәр девизың бармы?

- Әйе, мин «Минеке миннән китмәс, ә китсә, димәк, минеке булмаган» принцибына таянып яшим. Шуңа, нинди дә булса авырлык туса да, артык борчылмаска тырышам, Аллаһ Тәгаләнең Үзенә тапшырам. Аны узып, берни дә эшләп тә, киләчәккә планнар да корып булмый.

- Рәхмәт, Алсу, киләчәктә бары тик уңыш юлдаш булсын.я

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев