САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарман егетләре штанга күтәрделәр

8 февральдә район мәктәпләре арасында 60 килограммга кадәр авырлык категориясендә пауэрлифтинг буенча ярышлар үткәрелде. Нәтиҗәдә беренче урынга Илһам Габдрахманов чыкты.

Икенче урынны Ислам Рәхимҗанов алды. Раил Шәкүров өченче булды. Егетләр барысы да Сарман гимназиясендә укыйлар.
60 килограммнан югарырак үлчәм категориясендә беренче-икенче урыннарны Сарман урта мәктәбе укучылары алдылар. Айдар Әхмәтшин 97,5 килограммлы штанга күтәрсә, Вадим Бормотин 95 килограммлыны чөйде. Гимназиядән Марат Яруллин өченче булды. Спортчыларны ярышка тренерлары Флорит Максютов әзерләде.

Альбина Сабирова язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев