САРМАН
  • Рус Тат
  • Сарман балалары картинг-ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар

    18 октябрьдә Казанда «Форсаж» картинг үзәгендә Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең балалары арасында картинг-ярышлар уздырылды. Сарман районыннан да ике бала бу ярышта катнашты. 9-12 яшьлекләр категориясендә, Honda GX 200 классы картында уңышлы гына чыгыш ясап, Исламхан Латыпов Республика күләмендә 2 урынны яулады. Ләйсән Насыбуллина 12-16 яшьлекләр категориясендә Honda GX 270 классындагы...

    18 октябрьдә Казанда «Форсаж» картинг үзәгендә Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең балалары арасында картинг-ярышлар уздырылды. Сарман районыннан да ике бала бу ярышта катнашты. 9-12 яшьлекләр категориясендә, Honda GX 200 классы картында уңышлы гына чыгыш ясап, Исламхан Латыпов Республика күләмендә 2 урынны яулады. Ләйсән Насыбуллина 12-16 яшьлекләр категориясендә Honda GX 270 классындагы картларда яхшы күрсәткечләргә ия булды Ул 60 кеше арасында 12 урынны яулады. Ләйсән катнашкан категориядә егетләр белән кызлар бергә көч сынаштылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: