Поликарбонат теплицаларда, пленка астында үсүче кыярлар инде әллә кайчан мыеклар җибәреп, тармакланып та өлгерде.
Кыяр уңышын күпләп алыйм дисәгез, аның бер сере бар.
Моның өчен кыяр бишенче-алтынчы яфракка киткәч, төп сабагын чеметеп кенә өзеп алырга кирәк. Чөнки шушы ботакта "буш" чәчәкләр була. Ә кыяр бирә торган “хатын-кыз” чәчәкләр нәкъ менә шундый ян як сабакларда барлыкка килә.
Кыяр су, дым ярата. Аңа бары тик җылы су сибәргә кирәк. Салкын су төрле авыруларга сәбәпче була. Шуны да онытмагыз.
Фото:https://pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз