САРМАН
  • Рус Тат
  • Сарайлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр суган утырту тәҗрибәсе үткәргәннәр

    - Тәҗрибәнең төп максаты булып, балаларда суган үстерү теләге тудыру, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү, суганның файдалы яшелчә икәне турында төшенчә бирү, суган үстерү турында белемнәрен тулыландыру торды, - ди тәрбиячеләре Рәзилә Гыйльфанова.

    Иң элек балалар белән түтәлдә һәм тартмада үскән суган турында слайдлар караганнар. Шуннан инде балалар белән бергә, дымлы савытка һәм тагын аерым савытларга балчык салып, суган утыртканнар.
    - Безгә суган утырту бик ошады. Хәзер без аларны күзәтеп торачакбыз, - диләр балалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: