САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Сандугач" балалар бакчасына Нәүрүзбикә килде

4 нче номерлы "Сандугач" балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме узды.

Ул яз көне көн белән төн тигезләшкән көнне билгеләп үтелә.

Бәйрәмдә балалар җырлар башкардылар, шигырьләр укыдылар. Бәйрәмнең төп кунаклары Кыш Бабай һәм Нәүрүзбикә иде. Һәрвакыттагыча, Кыш Бабай үз биләмәләрен тапшырасы килми, шуңа күрә ул Нәүрүзбикәгә сынаулар үтәргә тәкъдим итә. Нәүрүзбикә барлык биремнәрне дә җиңел генә башкарып чыкты. Кыш Бабай аңа уңышлар теләде һәм балалар белән саубуллашты. Бәйрәм мавыктыргыч милли уеннар белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев