САРМАН
  • Рус Тат
  • Санберри – кояш җиләге

    Санберри - үзенең диетик һәм дәвалау үзлекләре белән танылган үсемлек. Ул дөньяның бик күп илләрендә популяр. Санберри инглиз теленнән кояш җиләге (солнечная ягода) дип тәрҗемә ителә. Ул - Америка селекционеры Лютер Бербанкның күпьеллык хезмәте җимеше. Бу үсемлек Африка һәм Европа пасленнарын караҗиләк ( черника) белән кушылдырудан килеп чыккан. Ул 150...

    Санберри - үзенең диетик һәм дәвалау үзлекләре белән танылган үсемлек. Ул дөньяның бик күп илләрендә популяр.
    Санберри инглиз теленнән кояш җиләге (солнечная ягода) дип тәрҗемә ителә. Ул - Америка селекционеры Лютер Бербанкның күпьеллык хезмәте җимеше. Бу үсемлек Африка һәм Европа пасленнарын караҗиләк ( черника) белән кушылдырудан килеп чыккан. Ул 150 сантиметр биеклеккә кадәр үсә, кәүсәсенең дүрткырлы булуы аны сынулардан саклый. Уңышына килгәндә, бер төптән 10 килограммга кадәр җыеп алырга була.
    Санберрины орлыктан, нәкъ помидор кебек, март аенда рассадага чәчәләр, шулай ук күчереп утырталар. Җиргә күчергәндә, кояш карый торган урынга, янган тирес, торф белән ашлап, 70кә 70 сантиметр ара калдырып утырталар. Ике-өч көнгә бер су сибеп торырга кирәк. Сентябрьдә, кыраулар төшәргә бер айлап кала, яңа чәчәкләрен һәм бөреләрен өзеп торырга киңәш ителә, болай эшләгәндә, җиләкләр тигез өлгерә һәм уңыш та күбрәк була.
    Санберриның үзенә хас әчкелтем тәме бар. Шуның өчен, аны кулланыр алдыннан, кайнаган су белән коеп, биш минут тотарга һәм суын түгәргә кирәк. Аннан, нәкъ карлыганнан ясаган кебек, кайнатма әзерләнә. 1 килограмм шикәргә 1 стакан су салып кайнатасың да, 1 килограмм җиләк саласың, һәм, 5 минут кайнаткач, уттан аласың. 4-5 сәгатьтән соң яңадан 5 минут кайнатып аласың. Кайнатыр алдыннан 1-2 чәй калагы лимон согы саласың.
    Санберриның җиләге составында селен бар. Ул организмның картаюын тоткарлый, яман шеш авыруын кисәтә. Санберри кан составын яхшырта, организмны шлаклардан, токсиннардан арындыра. Күз күрүне, хәтерне яхшырта, кан басымын нормальләштерә, организмның табигать үзгәрешләренә тиз ияләшүенә ярдәм итә, ревматизм, подагра, ашказаны җәрәхәте, гепатит, астма, кан тамырларының варикоз киңәюе кебек авыруларны дәваларга булыша. Үсемлекнең яфраклары төнәтмәсе невроз, баш авыртуы, гастрит, цистит, кан басымы, эпилепсия, көзән җыеру, тире авыруларыннан арынырга ярдәм итә. Ул болай әзерләнә: 2 чәй калагы вакланган яфрак өстенә стакан ярым кайнап чыккан су саласың да, 2 сәгать төнәтәсең. Ашар алдыннан, көнгә дүрт тапкыр, 1әр аш кашыгы эчәсең.
    Җиләкне варенье ясап кына түгел, катырып сакларга да мөмкин. Аннан сок чыгарырга, киптереп, иттарткычтан чыгарып кулланырга, шифалы вино ясарга була. Аларны кулланыр алдыннан участок табибыгыз белән киңәшеп алырга кирәк.
    Санберрины хәзер күпләр үстерә. Бүгенге көндә рассадасын танышларыгыздан сорап ала аласыз.
    .
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 24 май 2018 - 09:10
      Җәлилдәге тантанадан турыдан- туры трансляция
    • 23 май 2018 - 15:03
      Кариев театры Татарстанда тифлокомментарийлы спектакль күрсәтте
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 8 май 2018 - 08:10
      Закупаем рога лося За 1 кг. 500 рублей.
    • 5 апрель 2018 - 10:37
      ПРАЙС-ЛИСТ ПРАЙС-ЛИСТ НА РАЗМЕЩЕНИЕ РЕКЛАМЫ, ОБЪЯВЛЕНИЙ, ИНФОРМАЦИОННЫХ МАТЕРИАЛОВ, СОЦИАЛЬНОЙ РЕКЛАМЫ НА САЙТЕ ФИЛИАЛА  АО «ТАТМЕДИА» И ПРЕДСТАВИТЕЛЯХ В СОЦИАЛЬНЫХ СЕТЯХ
    Ночной режим