САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салымнарны агымдагы елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк

.

Хөрмәтле райондашлар! 

Якын араларда республика, шул исәптән район халкының почта тартмаларына салым органнарыннан җыелма салым хакында белешмәләр килә башлаячак. Күчемсез милек, җир һәм транспорт чаралары булган гражданнарга исәпләнгән салымнарны 2021 елның 1 декабренә кадәр түләп бетерү кирәк. 

Ә шәхси кабинеттан файдаланучыларга андый белешмәләр электрон рәвештә җибәрелделәр инде. 

Барлыкка килгән санитар-эпидемиологик хәл шартларында, салымнарны теләсә нинди уңайлы ысул белән дистанцион рәвештә түләргә мөмкин: 

 - «Физик затлар салымнары» мобиль кушымтасы аша; 

Реклама

 - Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Салым түләүченең Физик затлар өчен шәхси кабинетында» ; 

 - Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисы ярдәмендә.

 

Альбина Сабирова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X