САРМАН
  • Рус Тат
  • Салават күпере җырга күчте

    Машина тәрәзәсенә ялт итеп кояш төшә. Аның шулай кышкы көлүен Клара апа күзәтеп барды-барды да, борылып, шигырь сөйли башлады: "Көннәр дә аязып китә, Сарман яклап йөргәндә; салават күпере чыкты, Сарайлыга килгәндә..." Аның белән очрашсаң, гел шулай инде: сүз шигырь белән башлана, шуның белән төгәлләнә. Ире Нәфис абыйның яңа машинасы карсыз...

    Машина тәрәзәсенә ялт итеп кояш төшә. Аның шулай кышкы көлүен Клара апа күзәтеп барды-барды да, борылып, шигырь сөйли башлады: "Көннәр дә аязып китә, Сарман яклап йөргәндә; салават күпере чыкты, Сарайлыга килгәндә..." Аның белән очрашсаң, гел шулай инде: сүз шигырь белән башлана, шуның белән төгәлләнә. Ире Нәфис абыйның яңа машинасы карсыз асфальтан җилдерә генә, ә без салават күпереннән да төшкән рәхәт яктыга кинәнеп барабыз. Клара апаның күңел күтәренкелеге безгә дә күчә... Сарайлыга кереп җиткәндә, аның 5 куплетлы шигыре әзер иде инде. Каршыбызга килгән балаларга карап, шагыйрә тагын бер юл өстәп куйды: "Укучыларым, дип таныйм, һәр кызны, һәр малайны. Мин бит синдә беренче кат кунак әле, Сарайлы".
    Безгә мәктәптә бөтенесе ошады. Кояш кебек каршы алган директор Марселия дә, очрашуны оештырган китапханәче Зәнфирә дә, укытучылар, балалар да. Иң әһәмиятле, дигәннәрен әйтеп китик әле. Иң беренче: укучылар шигырьдән бизмәгән. Алар кешене матур итеп, игътибар белән тыңлый беләләр. Алдагы рәткә бакчага йөрүчеләрне дә алып кереп, тезеп утыртканнар иде - кичә беткәнче, ник бер кыймылдасыннар. Гөлшат, Алия, Рания, Рузилә, Динара, Ислам шигырьләрне дә бик тырышып ятлаганнар. Ә югыйсә, әзерләнергә вакыт та әз булды.
    Без Клара Булатова белән байтак җирләрдә булдык, тик мондагы кебек, күп җырлар ишеткән юк иде әле. Кичәләрдә күбрәк алып баручы, укытучылар, Клара апа үзе сөйли. Ә Сарайлыда - өзмәс җыр! Зәнфирә Габдрахманова төзегән программаны кабат карап, санап утырдык: укучылар Клара апа сүзләренә язылган ун җыр өйрәнгәннәр. "Ай яктылары микән", "Өзгәләнү", "Тамчы", "Туган көн" җырларын, мәсәлән, әле безнең дә бик ишеткән юк иде. Беренче класслар "Туган көн" белән башладылар - аларны 5-6 класслар "Су буенда кыяк үлән" белән күтәреп алып, "Гомер юлдашың булыйм", "Шушы яктан, шушы туфрактан без" белән тәмамладылар. Бөтен хикмәт - өйрәтүчедә икән, дип, музыка укытучысы Мөхәммәтгали Корбангалиев хезмәтенә сокландык. Ул, кичә буласын ишетү белән, Клара Булатова сүзләренә язылган җырлар китабын табып алып, балаларны өйрәтә дә башлаган. Абыйларына кушылып, балалар бакчасыннан җырлап үскән малайлар, кызлар, мәктәпкә инде тәмам "өлгергән" артистлар булып, килеп кергәннәр. Моның шулай икәнлеге аларның кеше алдына чыккач, үз-үзләрен тотуларында да күренә: каушау, сүзне онытып тору юк, баянны тыңлап, аңа иркенләп кушылып җырлыйлар. Лилия Газизова, Лилия Шәйдуллина, Алинә Гәрәева, Фәнүзә Бикмиева, Таңсылу Шәмгунова, Алсу Хәбибуллинаның чыгышлары бик ошады. Без килгәндә, гаҗәп матур булып чыккан салават күпере кебек төрле-төрле җырлар, шигырьләр шулай алышынып кына торды. Сарайлы малайлары биергә дә оста: Радик, Ленар, Рамис татар егетләре биюен "сиптеләр" генә! К.Булатова шигырьләрен укытучылар Роза Шәмгунова, Гөлфия Фазлыева, Тәнзилә Шәйдуллина башкаруында да тыңладык. Клара апа, гадәтенчә, уен-көлке белән, шигырьләр белән бизәкләп, үткән гомер юллары, яшьлек чоры, хәзерге тормышы турында сөйләде, сорауларга җаваплар бирде. Аның, бу очрашудан бик күңеле булып, барысына - китапханәче З.Габдрахмановага, укытучыларга зур рәхмәтләр әйтүен ишетү күңелле булды. Сарайлы аны: "Тагын кил, Клара апа!" - дип озатты. Кем белә? Шагыйрә үзе дә бит әнә: "Беренче тапкыр булса да, соңгы булмас, килүем", - дип, шигырь юллары хәтергә "төртеп" куйды. Баянчы Мөхәммәтгали дә, аның китабын актара-актара: "Монда әле без өйрәнәсе тагын 6-7 җыр бар. Икенче килүегезгә, аларны да ишетерсез!" - дип калды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим