САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салават Фәтхетдинов «Татарстан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнде

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләренә барлыгы 19 татарстанлы лаек булды.

Җырчы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, «Салават» яшьләр үзәгенең сәнгать җитәкчесе Салават Фәтхетдинов «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов теге яки бу өлкәдә зур уңышларга ирешкән татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә 12 июнь – Россия көне уңаеннан үткәрелде.

«Без сезнең барыгыз белән дә горурланабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Барыгызны да лаеклы бүләкләрегез белән котлыйм, туган республикабыз һәм Россия Федерациясе үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәт әйтәм, ныклы сәламәтлек, хезмәттә яңа казанышлар һәм иҗади уңышлар, иминлек һәм бәхет телим. Әлеге бүләкләр алдагы эшегез өчен җитди этәргеч булачагына ышанам».

Реклама

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләренә барлыгы 19 татарстанлы лаек булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев