САРМАН
  • Рус Тат
  • Саксызлыкның ахыры яман

    Узган ел республикада 3571 янгын очрагы булды. Аларда 269 кешенең гомере өзелде, шуларның 12 се - балалар. 251 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алдылар. Янгыннардан 90799585 сумлык зыян килде. Ут белән бәйле бәла очракларының 72,7 һәм һәлак булучыларның 91,45 проценты торак секторына туры килә. 340 янгын очрагына - алкогольле эчемлекләр...

    Узган ел республикада 3571 янгын очрагы булды. Аларда 269 кешенең гомере өзелде, шуларның 12 се - балалар. 251 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алдылар. Янгыннардан 90799585 сумлык зыян килде. Ут белән бәйле бәла очракларының 72,7 һәм һәлак булучыларның 91,45 проценты торак секторына туры килә. 340 янгын очрагына - алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә ут белән саксыз эш итү сәбәпче.
    Ә районда узган ел 29 янгын булды, аларда 9 кешенең гомере өзелде. Аларның 2 се - балалар. 4 кеше тән җәрәхәтләре алдылар. Янгыннардан 646000 сумлык зыян килде. Аларның 90 проценты торак секторына туры килә.
    Янгыннарның төп сәбәпләре - ут белән саксыз эш итү, мич, электр җиһазлары һәм приборларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу, көнкүреш газ приборларыннан файдаланганда, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү, яшен, ут төртү, автотехниканың төзексез булуы.
    8 нче январьда Куҗак авылында булган янгында ике кеше һәлак булды. Фаҗигагә исерек хәлдә тәмәке тартканда саксызлык күрсәтү сәбәпче. 16 нчы февральдә Кәүҗияк авылындагы бер торак йортта булган янгын да фаҗигә белән тәмамланды. Йорт хуҗасы - өлкән яшьтәге пенсионер төзек булмаган электр приборыннан файдаланган. 30 нчы мартта Күтәмәле авылында бер йортта булган чираттагы эчү мәҗлесеннән соң да янгын чыга. Соңыннан бер хатын-кызның мәете табыла. Янгын аның исерек хәлдә тәмәке тартуы нәтиҗәсендә килеп чыккан. 31 нче декабрьдән 1 нче январьга каршы төндә зур фаҗига булды - 4 кешенең гомере өзелде, 1 кеше авыр тән җәрәхәтләре алды.
    Янгыннарның күпчелеге Җәлил, Яңа Имән, Иске Кәшер, Сарман авыл җирлекләренә туры килә.
    Йортыгызны, якыннарыгызны бәла-казадан саклагыз. Утны, сүндерүгә караганда, кисәтү җиңелрәк.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим