Саклаубашта ветераннарга багышланган бәйрәм узды
Саклаубаш мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңунең 70 еллыгына багышланган сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләрен тапшыру тантанасы үткәрелде. Буләкләрне Сарман муниципаль районы Аппарат җитәкчесе Валиев Фәндәс Әнәс улы тапшырды. Сарман район Советы депутаты Билалов Ирик Нуртдин улы һәм авыл җирлеге башлыгы Мухамәтгәрәев Әлфис Фәйзрахман улы котладылар. Мәктәп укучылары концерт...
Саклаубаш мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңунең 70 еллыгына багышланган сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләрен тапшыру тантанасы үткәрелде. Буләкләрне Сарман муниципаль районы Аппарат җитәкчесе Валиев Фәндәс Әнәс улы тапшырды. Сарман район Советы депутаты Билалов Ирик Нуртдин улы һәм авыл җирлеге башлыгы Мухамәтгәрәев Әлфис Фәйзрахман улы котладылар. Мәктәп укучылары концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.Тантанага килә алмаган ветераннарга, дәүләт бүләкләрен авыл җирлеге хезмәткәрләре махсус өйләренә йөреп тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев