САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Саклану чараларын күрү һәм тиешсез җирдә су кермәвең хәерле

Республика сулыкларында гражданнарның үлем очраклары артуы күзәтелә.

Сулыкларда һәм су объектларында халык тормышы иминлеген тәэмин итү, сәламәтлеген саклау республика сәясәтенең бер өлеше булып тора. Куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча оештыру чаралары күрелүгә карамастан, республика сулыкларында гражданнарның үлем очраклары артуы күзәтелә. 3-11 июль көннәрендә 13 кеше, шул исәптән 1 бала суда батып үлгән. Ел башыннан 41 (2се – бала) үлем очрагы теркәлгән. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 11 очракка күбрәк. Һәлак булучыларның яртысы диярлек су коену өчен көйләнмәгән җирләрдә кергән. Калган яртысының үлеме бәхетсезлек очрагы дип карала. 20 граждан спиртлы эчемлекләр куллану аркасында бу якты дөнья белән хушлашканнар.

Альбина Сабирова язмасы

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев