САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Сакланган – саулыкка җиткән. Елмаегыз!

Галимнәр кеше организмының “моторы” булган йөрәкне саклау өчен төрледән-төрле дарулардан да файдалы чаралар тәкъдим итә.

•    Көненә, кимендә бер генә тапкыр булса да, елмаегыз. Көлү йөрәк тибешен көйли һәм сулыш алуны ешайта. Шулай итеп, организмга кислород күбрәк керә.
•    Тәмәке тартмагыз. Кан тамырларының тараюына сәбәп булган никотин йөрәкнең тиешле күләмдә кан белән тәэмин ителүен тоткарлый.
•    Атнага бер-ике тапкыр спорт белән шөгыльләнү йөрәк һәм иммун системаларын ныгыта, инфаркт куркынычын киметә.
•    Юан булсагыз, ябыгырга тырышыгыз. Май, шикәр һәм алкоголь кулланмаска кирәк. Яшелчә, җиләк-җимеш һәм балык ашагыз.
•    Стресслардан сакланыгыз. Нинди генә авыр хәлдә калсагыз да, барысы да уза, мәңгелек түгел.
•    Иртәнге ашны ашамыйча, өйдән чыкмагыз.
•    Кан басымы һәм кандагы холестерин күләменә даими игътибар итсәгез, инфаркт куркынычын киметерсез.
•    Кандагы шикәр күләмен даими тикшереп торыгыз. Диабет белән авыручыларның 70 проценты йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлә.
•    Үпкәләү яки ачулану да йөрәк өчен зарарлы. Бу вакытта йөрәк эшчәнлеге якынча 5 процентка кими. 

Чыганак: http://muslumirc.ru/

Фото: Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев