Сабантуй ТНВ каналында онлайн-режимда уза

2020нче елда барлык бәйрәмнәр телевидение форматына күчте.

2020нче елда коронавирус пандемиясе аркасында барлык бәйрәмнәр телевидение форматына күчте.

ТНВ телеканалы 4 июль көнне онлайн-режимда узучы Сабантуйга үзенчәлекле телемарафон әзерләде. Марафон 07: 00 сәгатьтә «Sиңа Mиннән Sәлам» программасында котлаулардан башлана. Ул көн дәвамында барачак. Котлаулар төрле районнардан танылган кешеләрдән, авылдашлардан яңгыраячак. Биредә ватандашлар бер-берсен җылы сүзләр, җырлар, фоторәсемнәр һәм видеороликлар белән котлый.

11:30 сәгатьтә «Татарлар» программасында бөтен Россия һәм бөтендөнья буйлап алдагы еллардагы Сабантуйлар күрсәтеләчәк.

12:00 сәгатьтә Мәдәният институты ЮХИДИ белән берлектә бәйрәм концерты күрсәтәчәк. Концерт төрле милләт вәкилләре катнашында булачак.

14:30 сәгатьтә «Халкым минем» программасы кысаларында Татарстанның Азнакай районында алдагы елларда узган Сабантуй бәйрәме булачак.

15:00 сәгатьтә Татарстан Мәдәният министрлыгы Казан ипподромында Сабантуй-2020 уңаеннан оештырган концерт күрсәтеләчәк.

17:00 сәгатьтә «Халкым минем» программасы кысаларында Самарада алдагы елларда узган Сабантуй бәйрәме тәкъдим ителәчәк.

18:00 сәгатьтә «Халкым минем» программасы кысаларында Новосибирскида узган федераль Сабантуй – 2019 булачак.

20:30 сәгатьтә бәйрәм телемарафоны «Халкым минем» программасы кысаларында Эстониядә узган Европа-2019 Сабантуе белән тәмамланачак.

Көн дәвамында республика буенча барачак барлык онлайн-чаралар турында мәгълүмати программалар эфирында ТНВ телеканалы хәбәрчеләре сөйләячәк һәм бәйрәм рухын җиткереп барачак. 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    6 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша