САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сабан туе матур башланды

.


 Район Сабан туе матур һәм дәртле биюләр, күңелле уеннар белән башланып китте. Гармунчылар парады һәркемнең күңеленә хуш килде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин сарманлылар кулыннан күпереп пешкән хуш исле икмәк кабул итеп алды. Кунакларга исә Сарман чәкчәге тапшырылды. Сабантуй халкын бәйрәм белән иң элек Фәрит Мөнәвир улы тәбрикләде. Ә Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе җитәкчесе, районыбызның почетлы гражданы Җәүдәт Салихов Җәүдәт Миргаҗәм улы район халкына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен җиткерде. Сабантуй байрагын күтәрү хокукы районыбызның иң уңган һәм булган уллары һәм кызларына – авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә, узган елгы кыр һәм көрәш батырларына бирелде.
 Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X