САРМАН
  • Рус Тат
  • Руслан, синең истәлеккә

    Спорт мастерлыгына кандидат булган Руслан Газизов истәлегенә поселокның чаңгы базасында ярышлар үткәрелде. Район спортчылары белән берлектә Ютазы, Түбән Кама, Чаллы, Бөгелмә, Әлмәт шәһәрләреннән, Спас районыннан килгән чаңгычылар 1, 2, 3, 5 километрлы дистанцияләрдә үзара көч сынаштылар. 10-11 яшьлек малайлар арасында Андрей Зимин (Ютазы), 2 чакрым араны 6,11 минутта шуып үтеп,...

    Спорт мастерлыгына кандидат булган Руслан Газизов истәлегенә поселокның чаңгы базасында ярышлар үткәрелде.
    Район спортчылары белән берлектә Ютазы, Түбән Кама, Чаллы, Бөгелмә, Әлмәт шәһәрләреннән, Спас районыннан килгән чаңгычылар 1, 2, 3, 5 километрлы дистанцияләрдә үзара көч сынаштылар. 10-11 яшьлек малайлар арасында Андрей Зимин (Ютазы), 2 чакрым араны 6,11 минутта шуып үтеп, бу ярышларның җиңүчесе булды. II урынны - Сарманнан Эльмир Ризатдинов, III урынны Бөгелмәдән Константин Алексеев яулады. Зәйдән Дмитрий Бортных, Артур Хәйруллин, Чаллыдан Айнур Сәгытдинов, Сарманнан Марат Сәлахов, Җәлилдән Руслан Фәсхетдинов, Әлмәттән Владимир Назаров, Җәлилдән апрель аенда 70 яшен тутыручы ару-талуны белмәс ветеран чаңгычы Нәфис Мәхмуров үз яшь төркемнәрендә финишка беренче булып килделәр. 17-18 яшьлек спортчылар арасында II урынны Җәлилдән Гаяз Искәндәров алды. Җәлилдән 49 яшьлек Нурулла Габдуллин, Олег Пименов, Хәмит Хисмәтуллин да билгеләнгән араны матур гына үттеләр. Сарманнан 48 яшьлек Венер Ризатдинов та чаңгы юлларында әле дә бик җитез. Ул район күләмендәге ярышларда актив катнаша, призлы урыннар яулый. Аның улы белән кызы да - оста чаңгычылар. Әйтик, бу ярышларда аның кызы Айгөл яшьтәшләре арасында өченче булды. 12 яшьлек кызлар арасында финишка беренче булып Ютазыдан Айназ Фәйзрахманова килде. Сарманнан Юлия Тузеева, Алисә Гәрәева II, III урыннарны алдылар. Түбән Камадан Кристина Сорокина, Ксения Спиридонова, Җәлилдән Гүзәл Әхмәтҗанова, Сарманнан Кристина Денисова, Җәлилдән Эльмира Ногманова, Мәрьям Хәйдәрова, Бриллиант Мәхмурова үз яшь төркемнәрендә бу ярышларның чемпионнары булдылар. 62 яшьлек Бриллиант ханым - ветеран чаңгычы Нәфис Мәхмуровның тормыш иптәше. Алар бу ярышларда яшьләргә матур үрнәк күрсәттеләр. Сарманнан Венера Хисаметдинова, Равилә Гатауллина, Җәлилдән Алия Хәмәтҗанова да бу ярышларда призлы урыннар ала алдылар.
    Ярышлар оешкан төстә узды. Баш судья Шамил Хафизов, судьялар Илдар Газизов, Андрей Филатов һәр ярышка гадел бәя бирергә тырыштылар. Секретарь вазифасын Ришат Билалов башкарды.
    Җиңүчеләргә бүләкләрне Русланның әтисе Илдар Газизов, Җәүдәт Әхмәдуллин, Шамил Хафизов тапшырды. Ярышларны уздыруда матди ярдәм күрсәткән спонсорлар Рәис Әхмәтшин, Җәүдәт Әхмәдуллин, Марат Мәхмутов, Илдар Маннапов, Мирсәяф Салиховка Русланның якыннары, дуслары, күп санлы спорт сөючеләр исеменнән зур рәхмәт.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим