САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов үзмәшгуль кешеләрне артык тикшерү белән борчымаска чакырды +ВИДЕО

Үзмәшгульләр өчен яңа режимда салымчылар белән онлайн-элемтә һәм 4-6 процентлы минималь ставкалар тәкъдим ителә.

Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче татарстанлылар рәсмиләштерү процедурасыннан соң күзәтчелек органнарының артык игътибарын тоярга тиеш түгел. Бу фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Финанслар министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе, шулай ук Федераль казначылыкның Татарстан буенча идарәсе белән уртак коллегиясендә әйтте.

Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, салым органнары мәгълүматларны гына терки, ә кешеләр белән төп эш республика хакимияте җилкәсенә төшә.

“Муниципалитетлардан башка без бу мәсьәләне хәл итә алмыйбыз. Роспотребнадзор һәр көнне килеп, ничек торт ясаганны карыймы? Әгәр шикаять булса, киләләр, карыйлар. Ә болай нигә кешеләрне борчырга?” – диде Миңнеханов. Шулай ук эшләрен рәсмиләштергәч, үзмәшгульләр үзләре дә эшчәнлекләрендә хокук бозу булмасын өчен тырышачак, диде ул.

  • Татарстан хакимияте вәкилләреннән тыш, коллегиядә Россиянең беренче вице-премьеры Антон Силуанов катнашты. Ул 2019 елдан үзмәшгульләр өчен яңа салым режимын сынаучы дүрт субъектның берсе Татарстан булачагын искәртте.

 

Реклама

Заседание совместной коллегии Министерства финансов Республики Татарстан, 
Управления Федеральной налоговой службы по Республике Татарстан, 
Управления Федерального казначейства по Республике Татарстан 
по итогам ожидаемого исполнения консолидированного бюджета 
Республики Татарстан за 2018 год и задачам финансовых, 
казначейских и налоговых органов республики на 2019 год. 
Принимают участие Первый заместитель Председателя Правительства 
Российской Федерации – Министр финансов Российской Федерации 
Антон Германович Силуанов,
Президент Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханов.

  • Үзмәшгульләр өчен яңа салым режимын 2019 елның гыйнварыннан дүрт төбәктә – Татарстан, Мәскәү, шулай ук Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә сынап караячаклар. Физик затларга салым ставкасы керемнең 4 проценты  булса, оешмалар өчен 6 процент тәшкил итәчәк. Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләрнең кереме елга 2,4 млн сумнан артмаска тиеш.

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X