Рөстәм Миңнеханов «Урам» экстрим-паркында сынау ярышларында булды

Казансу елгасы ярында «Урам» паркы Россиядә мондый төрдәге иң зур проект булачак.

Яшьләр көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Урам» яңа экстрим-паркында сынау ярышларында булды. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Миллениум» күпере янындагы парк күп функцияле иҗтимагый киңлеккә әвереләчәк, төзелеш мәйданы 2 гектарга якын тәшкил итә.

Рөстәм Миңнеханов BMX-фристайл буенча Россия чемпионы Ирек Ризаев белән парк турындагы тәэсирләре белән уртаклашты.

«Бу дөньяда иң яхшы мәйданчыкларның берсе! Австралиядә һәм Америкада яшәүчеләр кунакка килергә теләүләрен яза», — дип сөйләде Ирек Ризаев Татарстан Республикасы Президентына.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, «Урам» паркының рәсми ачылышы коронавирус пандемиясе һәм кайбер төгәлләнмәгән эшләр аркасында кичектерелә.

ЧЫГАНАК

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    6 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша