САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиялеләрнең яртысыннан артыгы электрон паспортларга күчәргә әзер түгел

Респондентларның 31 проценты яңа документны рәсмиләштерергә теләк белдерә.

Россия халкының яртысыннан артыгы (69 проценты) хәзер электрон паспортларга күчәргә әзер түгел. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру мәгълүматлары шуны раслый. Респондентларның 31 проценты яңа документны рәсмиләштерергә теләк белдерә. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.

Әгәр хәзер шундый сайлау тәкъдим ителсә, һәр дүртенче кеше кәгазьлесе урынына электрон паспорт алырга риза булыр иде. Бу хакта Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгендә белдерәләр.

Үз чиратында, гражданнарның 69 проценты үзләрендә кәгазь паспорт калдыру яклы. Электрон паспорт җитешсезлекләреннән респондентлар аларның ышанычсызлыгын һәм мошенниклар өчен җайлы булуын, шулай ук системада өзеклекләр килеп чыгу мөмкинлеген, шәхси мәгълүматларның өченче затларга эләгү куркынычын атый.

Реклама

Шулай ук россиялеләр мондый паспортны куллануның универсаль булуын, озакка чыдамлыгын, компактлы һәм уңайлы булуын отышлы яклары дип саный.

  • Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев элек россиялеләрнең электрон паспортлары планлаштырылганнан иртәрәк - 2023 елда ук барлыкка килергә мөмкин дип белдергән иде.
  • Инициативалы бөтенроссия сораштыруы 2019 елның 25 июлендә 18 яшьтән алып 1600 респондент арасында үткәрелде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

Фото: https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X