САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә мәктәп формасына гомуми таләпләп кертергә ниятлиләр

Мәктәп формасы өчен нормалар гадәти балалар киеменә караганда катгыйрак булырга тиеш, дип саный белгеч.

2020 елда Россиядә мәктәп формасына башлангыч илкүләм стандартны расларга ниятлиләр, дип белдергән РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Документ тукыма һәм астарга карата таләпләрне (сыйфаты, ныклыгы, чыдамлыгы, шулай ук һава үткәрүчәнлеге) билгеләячәк.

Нәтиҗәдә, «скафандр эффекты»ннан котылып булачак, дип искәрткән министр. Ул билгеләп үткәнчә, кайвакыт хәтта сыйфатлы ярым йон тукымалар да эчлеге тулаем синтетик булуы аркасында киемне куркынычсыз итә алмый.

 

Мәктәп формасы өчен нормалар гадәти балалар киеменә караганда катгыйрак булырга тиеш, дип искәрткәннәр Росстандартта.

Фото: Рамиль Гали/архив tatar-inform

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев