САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә иң югары хезмәт хакы түләнә торган һөнәр ияләре билгеле

Эш бирүчеләр иң югары хезмәт хакын Владивостокта матросларга тәкъдим итә.

Узган айда белгечләр Россиядә 150 меңнән артык вакансияне анализлаган һәм иң югары хезмәт хакы тәкъдим ителә торган тармакларны билгеләгән. Бу хакта "Работа.ру" сервисы тикшеренүләренә сылтама белән RT хәбәр итә.

Иң югары хезмәт хакларының берсе суднода эшләүчеләргә түләнә икән. Анда ай саен 154 мең сумга кадәр хезмәт хакына исәп тотарга мөмкин. Монда кайбер вакансияләр шактый югары түләнә. Владивостокта матрос 240 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин.

Шулай ук логистика һәм складта эшләү өлкәсендә дә хезмәт хаклары югары булуы ачыкланган. Эш бирүчеләр белгечләргә 155 мең сумга кадәр акча тәкъдим итәргә әзер. Күчемсез милек өлкәсендә уртача югары хезмәт хакы 141 мең сум тәшкил итә.

Реклама

Исемлеккә шулай ук стартаплардагы вакансияләр дә кергән. Яшь белгечләр яңа проектлар өчен 140 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин.

ИСТОЧНИК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X