САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия Президенты экономикада уңай үзгәрешләргә өметләнә

2021 елда Путин экономикада уңай үзгәрешләргә өметләнә – киләсе елда Татарстан экономикасы 3,9 процентка үсәчәк, ди ул.

  • Татарстан экономикасы пандемия нәтиҗәләренә бирешмәячәк, киләсе елда ук үсеш юлына борылачак, дип белдерә ил башы. “Киләсе ел башына-2022 ел ахырына без барлык кыенлыкларны җиңеп чыгачакбыз”, - дип ассызыклый ул. Аннан алдарак республика Президенты Рөстәм Миңнеханов: “Быел республикада барлык региональ продукт күләме 2,4 триллион сум күләмендә көтелә”, - дип белдергән иде. Ул шулай ук республика экономикасының зур тотрыклылык запасы барлыгын билгеләп үткән иде. Ә авыл хуҗалыгы производствосын җитештерү 103,1 процент күләмендә көтелә. Экономика министрлыгы фаразларына караганда, 2021 елга республикада барлык региональ продукт үсеше күләме агымдагы елның чагыштырма бәяләрендә 103,9 процентка җитәчәк. 2021 елда промышленность производствосы индексы - 105,2, 2022 елда - 102,9, 2023 елда 102,7 процент күләмендә көтелә. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү киләсе елда - 284 миллиард, 2022 елда 300,4 миллиард сум булырга тиеш. Республиканың төп үсеш резеврлары булып инвестицион проектларны тормышка ашыру, “Алабуга” һәм “Иннополис” экономик зоналарының резидентлары арту, кече һәм урта бизнес субъектларын киңәйтү тора дип уйлыйлар министрлыкта.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев