САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә 1 гыйнвардан пенсия артачак

Россиядә пенсияләр киләсе елның 1 гыйнварыннан индексацияләнәчәк һәм бу федераль бюджет проектында күрсәтелгән.

Аның уртача 1 мең сумнан да ким булмавы мөһим, дип белдерде Федерация Советының социаль комитет башлыгы урынбасары Елена Бибикова. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә, дип яза ИА «Татар-информ».

«Иң мөһиме, 2023 елның 1 гыйнварыннан индексация күләме уртача 1 мең сумнан да ким булмаска тиеш», - диде сенатор «Парламентская газета»га биргән видеоинтервью барышында. Бу бюджетта күрсәтелгән, дип билгеләп үтте ул.

Парламентарий искәртеп узганча, быелның 1 гыйнварыннан пенсияләр инфляцияне 8,6 процентка узып китә торган дәрәҗәдә индексацияләнде, 2023 елның 1 гыйнварыннан хәрбиләр һәм элеккеге көч ведомстволары хезмәткәрләренең пенсияләре дә индексацияләнәчәк.

Фото: ru.freepik.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев