САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Россия уку йортларына кабул итү кагыйдәләре үзгәрде

Документлар тапшыру мөмкин булган белгечлек һәм юнәлешләрнең максималь саны бишкә калган, элегрәк бер абитуриент 10 гариза тапшыра ала иде.

Россия университетлары үз сайтларында Мәгариф министрлыгы раслаган федераль кагыйдәләр нигезендә 2023/24 уку елына кабул итү кагыйдәләрен урнаштырды. Бу хакта «Российская газета» яза.

Мәгариф министрлыгы документлар тапшыру мөмкин булган белгечлек һәм юнәлешләрнең максималь санын бишкә калдырган. Элегрәк бер абитуриент 10 гариза тапшыра ала иде, хәзер ике тапкыр азрак. Министрлыкта ачыклык кертүләренчә, шул рәвешле мәктәп укучылары кайсы уку йортына керергә теләүләрен һәм ничек әзерләнергә кирәклеген төгәлрәк билгели, бөтен тырышлыкларын шуңа юнәлтә алачак. Ректорлар фикеренчә, бу конкурсны ясалма рәвештә «күпертүне» булдырмаска ярдәм итәчәк.

Тагын бер яңалык бар – хәзер теләк буенча бер үк вакытта ике гариза (бюджетка һәм түләүле бүлеккә) тапшырырга рөхсәт ителә. Өстәвенә, әгәр берничә белгечлекне сайлагансың икән, берсенә өстенлек бирергә кирәк: кабул итү комиссиясе шуңа йөз тотачак.

Реклама

Укуның барлык формалары буенча бюджет урыннарына кабул итүнең бердәм сроклары (шул исәптән өстәмә рәвештә кабул итү вакыты да) билгеләнгән.

Искәртеп узабыз, моңарчы һәр университет читтән торып уку бүлегенә кабул итү срокларын мөстәкыйль рәвештә билгели иде. Нәтиҗәдә, югары уку йортларында кабул итү кампаниясе сентябрь ахырына кадәр диярлек дәвам итте. Хәзер исә һәркем өчен уртак даталар бар: 20 июльдән дә иртәрәк түгел һәм 25 июльдән дә соңга калмыйча – укуның барлык формалары буенча БДИ нәтиҗәләре нигезендә университетка керүчеләр өчен документлар кабул итүнең тәмамлану вакыты. Өстәмә рәвештә кабул итү 29 августтан да соңга калмыйча тәмамланырга тиеш.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/dokumentlar-tapsyru-momkin-bulgan-belgeclek-ham-yunaleslarnen-maksimal-sany-biska-kalgan-5862821

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев