Ромашка но-шпаны алыштыра
.
Но-шпаны алыштыра алу үзлегенә ия булган аз чыгымлы алымнарның берсе - ул да булса, ромашка куллану. Ашказаны, эчәклектә яки башка әгъзалардагы авыртуларны ромашка бик тиз баса. Моның өчен бер аш калагы кипкән ромашка өстенә кайнап торган су салып, өстен япкан килеш 15 минут төнәтәсең, шуны сөзеп эчәсең. Аңа лимон согы, бал өстәргә дә була. Бу төнәтмә баш авыртуын да баса. Нервланганда да, 15 грамм ромашка чәе эчсәң, тынычланып китәсең.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев