САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәхилә апа Россия көнен билгеләп үтә

"Россия көнен искә алам, аның зур бәйрәм икәнен беләм. Безнең буын илебезнең бүгенге көне, мул тормыш өчен зур көч куйды", - ди Рәхилә апа.

Югары Чыршылы авылында яшәүче Хөснетдинова Рәхилә Фатих кызы - сугыш елы баласы, сугыш еллары арты авырлыкларын кичергән, гомерен авыл хуҗалыгының иң четерекле тармакларының берсенә – терлекчелеккә багышлаган, тырыш һәм нәтиҗәле хезмәте өчен күп бүләкләр алган хезмәт ветераны, дүрт тапкыр авыл Советы депутаты, коммунистик хезмәт ударнигы, “Ана даны” һәм башка медальләр, бик күп кыйммәтле бүләкләр иясе. Исеме колхозның, районның В.И.Ленинның 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган “Мактау китабы”на кертелгән.
- Россия көнен искә алам, аның зур бәйрәм икәнен беләм. Безнең буын илебезнең бүгенге көне, мул тормыш өчен зур көч куйды, - ди ул.


Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев