САРМАН
  • Рус Тат
  • Ресторан, кафеларда – милли ашлар

    Районда 14 майдан 25 майга кадәр, милли ашларны халыкка таныту, аларны популярлаштыру, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә хезмәт күрсәтүне яхшырту максатыннан, «Россия халыклары ашлары көннәре» уздырылды. Аларда ресторан, кафе, ашханәләр теләп катнаштылар. Милли ашлар көне «Сарман» ресторанында 17 майда узды. Әлеге чара уңаеннан бирегә ялгыз әби-апаларны чәйгә чакырдылар. Ресторан хуҗабикәсе Лилия Наумова...

    Районда 14 майдан 25 майга кадәр, милли ашларны халыкка таныту, аларны популярлаштыру, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә хезмәт күрсәтүне яхшырту максатыннан, «Россия халыклары ашлары көннәре» уздырылды. Аларда ресторан, кафе, ашханәләр теләп катнаштылар.
    Милли ашлар көне «Сарман» ресторанында 17 майда узды. Әлеге чара уңаеннан бирегә ялгыз әби-апаларны чәйгә чакырдылар. Ресторан хуҗабикәсе Лилия Наумова җитәкчелегендәге кызлар, егетләр аларны ачык йөз белән каршы алдылар, күңелләре булганчы сыйладылар, изге теләкләр белән озатып калдылар. Бу көнне ресторанда татар, үзбәк, грузин кухнясы ашлары әзерләнгән иде. Грузин халкының хинкали, чахохбили, кебаб, харчосы, үзбәкләрнең самса, лагман, чучварасы, татарларның гөбәдия, кыстыбый, пәрәмәчләре, зур бәлеше һәм башка ашлар телеңне йотарлык иде. «Күңелебез бик булды, рәхәт итеп чәйләп, сөйләшеп утырдык», - дип таралыштылар Вәсимә, Гөлүсә, Вәсилә, Индия апалар. Лилия үзе инде өченче тапкыр практика узучы аграр көллият студенты Муса Измайловны (астагы рәсемдә) мактап алды. Ресторан кунакларына бу көнне милли ашларны Муса тәкъдир итте. «Милли ашларны ел әйләнәсе әзерлибез, - ди Лилия. - Теләгән кеше заказ белән дә пешерттерә ала».
    «Восточное» кафесының эшли башлавы да, ел әйләнәсе эшләве дә милли ашлар белән бәйле. Биредә үзбәк халык ашлары әзерләнә. 21 майда исә туйларда пешерелә торган шурпага кадәр бар иде. «Аны катлы көлчә белән ашарга кирәк, шулай тәмлерәк була», - ди кафе хуҗабикәсе Әминә Ишморатова (рәсемдә). Яшел чәйне пешерүнең дә серләре бар икән. Үзбәкстанда, билгеле, чиста чәй эчәләр, ә бездәге кебек төрле тәм кертүче үләннәр кушылганын түгел. Күкатлы (безнеңчә - күп катлы) чучвара, күкатлы бичәк, халва-итар, мантый, самса, яшел үләннәрдән ясап кыздырылган пилмән… бу көнне авыз итәрдәй ризыкларның саны-исәбе юк иде, ахры.
    Милли ашлар көннәрендә Җәлил бистәсендәге «Девон» кафесы рус, татар, украин һәм үзбәк халык ашлары тәкъдим итте. 2 нче, 3 нче, 4 нче, 5 нче, 7 нче һәм 16 нчы ашханәләрдә, татар һәм рус халык ашларыннан тыш, башкорт, белорус, украин, үзбәк, грузин халыклары ашларыннан авыз итәргә була иде.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 22 май 2018 - 09:49
      Ландыш Нигъмәтҗәнованың кызы Ләйлә әнисен һәм энесен ничек дөрес итеп ашарга өйрәтә+ВИДЕО
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 8 май 2018 - 08:10
      Закупаем рога лося За 1 кг. 500 рублей.
    • 5 апрель 2018 - 10:37
      ПРАЙС-ЛИСТ ПРАЙС-ЛИСТ НА РАЗМЕЩЕНИЕ РЕКЛАМЫ, ОБЪЯВЛЕНИЙ, ИНФОРМАЦИОННЫХ МАТЕРИАЛОВ, СОЦИАЛЬНОЙ РЕКЛАМЫ НА САЙТЕ ФИЛИАЛА  АО «ТАТМЕДИА» И ПРЕДСТАВИТЕЛЯХ В СОЦИАЛЬНЫХ СЕТЯХ
    Ночной режим