САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Республикада цифрлы дәүләт хезмәте күрсәтү артачак

Дәүләт хезмәтләрен цифрлы рәвештә күрсәтүне 70 процентка 2022 елга ук җиткерергә уйлыйлар.

Бу хакта узган сишәмбедә Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында узган брифингта республика мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.
- “Цифрлы икътисад” милли проектының мөһим бер тармагы булып Цифрлы дәүләт идарәсе үсеше тора. Бу республикада дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтү һәм дәүләт идарәсе системасының нәтиҗәлелеген күтәрү өчен, Бердәм платформа инфраструктурасын үстерүне күздә тота, - диде ул.
“Цифрлы дәүләт идарәсе” федераль проектының төп бурычы – 2024 елга өстенлекле һәм муниципаль хезмәтләрнең барысын да оешмаларга бармыйча гына, ягъни кешенең шәхси катнашыннан башка гына алу өчен шартлар һәм сервислар булдыру, шулай ук гражданнар һәм бизнесның үзара хезмәттәшлегенең 70 процентын цифрлы рәвештә гамәлгә ашыру.
Әмма республикада кайбер күрсәткечләргә иртәрәк тә ирешергә планлаштыралар. Әйтик, дәүләт хезмәтләрен цифрлы рәвештә күрсәтүне 70 процентка 2022 елга ук җиткерергә уйлыйлар. Бүгенге көндә бу күрсәткеч – 42,5 процент. Айрат Хәйруллин шулай ук Күпфункцияле үзәкләрнең һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталының цифрлы дәүләт идарәсенең аерылгысыз бер өлеше булып торуларын әйтте.
Республикада 59 күпфункцияле үзәктә 205 төрле федераль, республика һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтелә. Көн саен 14 мең кеше күпфункцияле үзәк хезмәтләреннән файдалана ала. Ләкин хәзергә 205 хезмәтнең 27 се генә цифрлы һәм 48 генә электрон рәвештә күрсәтелә. Быел өстәмә 105 дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрен тулысынча - цифрлы, 43 хезмәтне электрон рәвештә күрсәтүгә күчү күздә тотыла. Министр билгеләп үткәнчә, хезмәтләрне кәгазь вариантта күрсәтү 0 гә калырга тиеш.
Ул моның өчен сервислар, кадрлар әзерләү мәсьәләләренә дә тукталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев