САРМАН
  • Рус Тат
  • Республика пенсионерлары арасында – өченче

    12 майда Казанда Россия Пенсионерлар берлеге Татарстан бүлегенең II спартакиадасы узды. Быел ул икенче мәртәбә үткәрелә. Анда безнең районнан да 10 кешелек команда катнашты. Ярышка район күләмендә үткән спартакиада җиңүчеләре барды. Алар урыннан сикерү, 25 метрлы арада йөзү, ир-атлар - 800, хатын-кызлар 400 метрлы арада йөгерү, өстәл теннисы, дартс (ук...

    12 майда Казанда Россия Пенсионерлар берлеге Татарстан бүлегенең II спартакиадасы узды.
    Быел ул икенче мәртәбә үткәрелә. Анда безнең районнан да 10 кешелек команда катнашты. Ярышка район күләмендә үткән спартакиада җиңүчеләре барды. Алар урыннан сикерү, 25 метрлы арада йөзү, ир-атлар - 800, хатын-кызлар 400 метрлы арада йөгерү, өстәл теннисы, дартс (ук ату) һәм спортның башка бик күп төрләре буенча үзара көч сынаштылар. Ярышлар киеренке шартларда барды. 43 район командасы арасында безнекеләр сынатмады. Мәсәлән, өстәл теннисы буенча Мортыштамак авылыннан Роберт Гәрәев республика пенсионерлары арасында өченче урынны яулады. Аңа Россия Пенсионерлар берлеге Татарстан бүлегенең Мактау кәгазе тапшырылды.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 19 май 2018 - 13:37
      Чәчүдә соңгы өчкөнлек җиңүчеләре бүләкләнде
      Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештеру-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов язгы кыр эшләре белән танышып, чәчү буенча соңгы өчкөнлек җиңүчеләрен бүләкләделәр.
      198
      0
      0
    Ночной режим