САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Республика халкы ЮХИДИ хезмәткәрләреннән кесә фонарьләре алды

Җәяүлеләр тарафыннан кесә фонарьләрен һәм яктылык кайтаргыч элементларны куллануны популярлаштыру максатыннан, 5-18 март көннәрендә республикада чаралар үткәрелде. Әлеге элементлар тәүлекнең караңгы вакытында юл аша чыкканда куллану өчен тәгаенләнгәннәр.

  • Кесә фонарьләрен республика халкы ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм яшь юл хәрәкәте инспекторлары кулыннан алды. Бу хакта республиканың Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итте.
    Бу чара республикада ике атна дәвам итәчәк. Ул җәяүлеләрнең тапталу очракларын кисәтү максатыннан үткәрелә һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең һәм Эчке эшләр министрлыгының бергә үткәрелгән утырышында тәкъдим ителгән. Шулай итеп, бүген Казанда ЮХИДИ инспекторлары җәяүлеләргә яктылык кайтаргыч элементларны ничек кулланырга икәнлеген аңлаттылар, аларны куллану буенча “памятка”лар тараттылар. Чаллыда исә полиция хезмәткәрләре яшь юл инспекторлары белән берлектә һәм плакат ярдәмендә киемдә яктылык кайтаргыч элементларны йөртергә кирәклеген искә төшерделәр. Балалар ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә чаллылыларга кесә фонарьләре һәм листовка-памяткалар тараттылар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X