САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Һәрбер математик - күңеле белән шагыйрь”, - диләр Иске Кәшер мәктәбендә

.

Бу сүзләр Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе филиалы – Сарайлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Шәвәлиев Вахит Вагыйз улы турында дип әйтергә була.
    Вахит Вагыйз улы Сарайлы мәктәбендә 2017 елдан эшли. Ә математика укытучысы буларак, эш стажы 40 елдан артык. Аның һәр дәресен кечкенә театр дип әйтергә була. Укучыларда математикага мәхәббәт уяту өчен ул төрле алымнар, ысуллар уйлап таба. Аның тырышлыгының нәтиҗәсе дә озак көттерми. Укучылар фән буенча төпле белемнәргә ия була.
    Вахит Вагыйзович озак еллар “Сарман”, “Көмеш кыңгырау” газеталары белән хезмәттәшлек итте. Бик күп математик кроссвордлар, шарадалар, ребуслар урнаштырып, үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Миңнеголова Зилфира Мирсәеф кызы математика укытучысы белгечлеген Алабуга Дәүләт педагогия институтында ала. Язмыш җилләре төрлечә исә, шуңа күрә дә аңа балалар бакчасында да, башлангыч сыйныф укытучысы буларак та эшләргә туры килә. Бүгенге көндә ул яраткан математикасы белән “син” дип сөйләшә. Үзенең һәрбер эшен җиренә җиткереп, төгәл итеп башкара. Һәм шуны ук укучыларыннан да таләп итә. Аның укучылары Бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль турында призлы урыннар алалар. Дөньяның фәнни-техник прогрессының төп һәм мөһим төзүчесе буларак, математика фәне мәдәнияттә дә һәм җәмгыяви тормышта да аерым урын алып тора. Хәзерге җәмгытьтә уңыш казану өчен сыйфатлы математик белем алу бик мөһим. Зилфира Мирсәф кызы укчыларының киләчәге өчен җаваплылык тоеп, фән нигезләрен үзләштерүләренә бөтен көчен куеп хезмәт итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев