САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районыбыз имам-мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков Ураза гаете белән котлый

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне шәхсән үземнең һәм район имамнары исеменнән изге Ураза гаете белән ихлас күңелдән тәбрик итәм! Аллаһ Раббыбыз кимчелек-хаталарыбызны кичереп, тоткан уразаларыбызны, биргән фитр сәдакаларыбызны һәм кылган барча изгелекләребезне Үзенең чиксез рәхмәте белән кабул итсен. Раббыбыз теләгән барча изге теләкләребезгә һәм омтылган барча хәерле максатларыбызга ирешү өчен Үзенең ярдәмен бирсә иде. Бу дөньяда ныклы иман белән, бәхетле һәм имин тормыш кичереп, ахирәттә җәннәт бакчаларына керергә насыйп әйләсен. Аллаһы Тәгалә һәр барчаларыбызга да гаилә бәхетендә һәм гаилә куанычында булырга насыйп итсен, балаларыбызның һәм оныкларыбызның бәхетен, тәүфыйгын һәм бәрәкәтен күреп яшәргә насыйп әйләсен.

Ихтирам һәм изге догалар белән, Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте җирле мөселман дини оешмасы-Сарман районы мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев