САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районның яшьләр парламентына һәркем үзен тәкъдим итә ала

Июль аеннан сентябрьгә кадәр Татарстанда Яшьләр сайлау алды штабы эшләячәк.

Хөрмәтле яшьләр, үзегез турында сөйләргә вакыт җитте. Әгәр сез районыбыз язмышына, аның киләчәгенә битараф түгелсез икән, сезгә мөмкинлекләр ачыла. Читтә торудан файда юк. Исеңдә тот: үзгәрешләр синнән башлана.
Агымдагы елның 17 июленнән республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә Яшьләр парламентына керү өчен гаризалар кабул итүгә старт бирелде. Ул 17 августка кадәр дәвам итәчәк, һәм конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәр татарстанлылар катнаша алалар.
“Без яшьләр тавышы мөһим булган бик кызыклы заманда яшибез. Чынлыкта исә, Россия – ул хәзерге яшьләр, бүгенге заманның беренче буыны. Без яшьләргә үз-үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирәбез. Теләгән һәркем үзен сәясәттә сынап карый, үз районының иҗтимагый тормышында актив катнаша ала. Гариза тапшырганнарга, яшьләрнең ихтыяҗларына карап, укыту модуле тәкъдим ителәчәк”, - дип белдерде республиканың Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина.
Моннан тыш июль аеннан сентябрьгә кадәр Татарстанда Яшьләр сайлау алды штабы эшләячәк. Аның максаты – алдагы сайлауларда лепутатлыкка кандидат яшьләргә ярдәм итү. Участоклар белән экология, урбанистика, заман мәдәнияте өлкәләренең әйдәп баручы экспертлары һәм блогерлары эшләячәк.
Сайлауларда катнашу өчен, www.molparlament.tatar сайтында гариза калдырырга кирәк. Тулырак мәгълүматны да шуннан алырга мөмкин. 1 сентябрьдән 7сенә кадәр “Ачык Татарстан” (“Открытый Татарстан”) порталында кандидатлар өчен тавыш бирү үтәчәк.

Реклама

 

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X