САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Районның яңалыкка омтылучы яшьләре “Сәләт”кә китте

Мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, кичә – 21 июль көнне район мәктәпләренең яңалыкка, алгарышка омтылучы бер төркем укучысы “Сәләт” Халыкара яшьләр уку-укыту форумына китте.

“Биләр”дә үтә торган бу форум интеллектуаль иҗат, үзләрен рухи һәм мәдәни яктан камилләштерүне максат итеп куйган яшьләрне берләштерә. Ул шулай ук реаль икетеллелек территориясе, белем бирү һәм IT-технологияләр тармагында тәҗрибә һәм идеяләр белән уртаклашу, шәхес һәм һөнәри сыйфатларны үстерү, дөнья күләмендәге иң актуаль һәм социаль трендлар белән танышу платформасы да булып тора.
Форумның әлеге сменасы 25 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Зөлфия Шәрипова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев