Районның биш җирлеге яңа тракторлы булдылар

.

Районның Иске Имән, Иске Кәшер, Чукмарлы, Мортыштамак авыл һәм Җәлил поселогы җирлекләре "Татарстан Республикасы муниципаль районнарының административ үзәк булмаган авыл һәм шәһәр җирлекләренә грантлар бирү" республика бәйгесендә җиңү яуладылар. Аларның һәркайсы - 1,5 миллион, ә поселок 2 миллион сум грант отты. Бу акчаларга алар "МТЗ-82.1" тракторы алдылар. 
- Техниканы кем йөртәчәге билгеле. Шушы авыл егете Ирек Хафизов хуҗалык эшләрендә ярдәм итәргә ризалык бирде. Тракторга арба да таптык, - диде Мортыштамак авыл җирлеге башлыгы Илдар һадиуллин. 
Альбина Сабирова 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    5 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша