САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

РАЙОНДАШЛАР, БЕЛЕП ТОРЫГЫЗ: шушы гади генә кагыйдәләрне истә тотсагыз, агулану кебек күңелсез очраклардан сакланып калырсыз

Кояш сукса, беренче ярдәмне ничек күрсәтергә?

Җәйге челлә вакытында баш авырту, хәл бетү, хәтта эссе сугу очраклары да еш күзәтелә. Мондый чакта, гадәттә, якында булган кешеләр дә югалып калучан.

Җәйге челлә вакытында баш авырту, хәл бетү, хәтта эссе сугу очраклары да еш күзәтелә. Мондый чакта, гадәттә, якында булган кешеләр дә югалып калучан. Нишләргә, беренче ярдәмне ничек күрсәтергә кирәклеген дә һәркем белеп бетерми. Түбәндәге киңәшләр нәкъ шул хакта. 
Кояш сугуның беренче билгеләре: бит кызара, нык итеп баш авырта, күз аллары караңгылана, беркадәр вакыттан соң күңел болганырга, баш әйләнергә, тын алуы авырлашырга мөмкин. 
Мондый чакта хәле начарайган кешене тизрәк күләгәгә яисә салкынча урынга алып керегез. Башын югарырак күтәртеп яткырыгыз. Кысып торган киемнәрен салдырырга, чишеп җибәрергә кирәк. Авыруның өстенә салкын су бөркегез, юеш җәймә белән төреп куегыз. Маңгай тирәсенә салкын компресслар куярга кирәк. Авыру аңында булса, аңа күп итеп су эчерегез. Кеше аңын югалткан очракта, нашатырь спиртында чылатылган мамык иснәтеп, аны аңына китерергә кирәк. Күңеле болгана башласа, авыруны чалкан яткыра күрмәгез, кырый белән салыгыз һәм ашыгыч ярдәм чакыртыгыз. 
Әлбәттә, мондый хәл килеп чыкмасын өчен эссе көннәрдә яланбаш йөрмәгез һәм кояш астында озак тормаска тырышыгыз. Бигрәк тә балаларга игътибарлы булу кирәк, чөнки аларга эссе аеруча тиз каба. 
Кигән киемегез аксыл төстән һәм “тын ала” торган тукымалардан булсын. Эсседә майлы, тозлы, тиз бозыла торган ризыклардан баш тартырга кирәк. Окрошка кебек салкын ашларга, яшел чәй, газсыз су, артык баллы булмаган компотларга, яшелчәләргә, җиләк-җимешкә өстенлек бирегез. Эсседә алкоголь эчемлекләр куллану да хәвефле. 
Шушы гади генә кагыйдәләрне истә тотсагыз, организмны сусызландыру, агулану кебек күңелсез очраклардан сакланып калырсыз. 

Реклама

Фото: pixabay

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X