САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда җылылык бирделәр

Ике контурлы казан урнаштырылган күпкатлы йортларда җылылык белән бәйле проблемалар юк.

 Район Башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә, 16 сентябрьдә районның барлык мәктәпкәчә белем бирү, мәгариф, сәламәтлек, мәдәният, спорт һәм социаль яклау учреждениеләренә дә җылылык бирделәр. Ике контурлы казан урнаштырылган күпкатлы йортларда җылылык белән бәйле проблемалар юк. Аларда яшәүчеләр кайчан телиләр, фатирларын шунда үзләре җылыталар. 
- Районда 2021-2022 елгы ягулык сезонына әзерлек төгәлләнде. Сарманда, авылларда, Җәлилдә күпфатирлы йортлар кышка әзер. Поселокта 77 күпкатлы йорт үзәкләштерелгән система аша җылылык тәэмин итү оешмалары белән килешү нигезендә җылытылачаклар, - диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Айрат Гайфутдинов.

Реклама

Альбина Сабирова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X