САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда яшерен алкоголь һәм спиртлы продукция сатуга чик куеламы?

Кичә – 18 февраль көнне район хакимиятенең утырышлар залында районда яшерен алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссиянең утырышы үткәрелде.

Көн тәртибенең беренче мәсьәләсе буенча район Башкарма комитеты җитәкчсе урынбасары Гөлнара Галимованың чыгышы тыңланды. Ул районның алкоголь базарындагы хәл белән таныштырды. Узган ел район территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукция сатуның торышына Татарстан Республикасы буенча Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге начальнигы Ришат Нәфыйков тукталды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлек начальнигы Газинур Мортазин яшерен алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнешен кисәтү буенча бүлекнең узган елгы эшчәнлеге турында сөйләде. Район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Рамил Галиев алкоголь белән агулану, аннан вафат булу очраклары турында искәртте. “Алкоторг” җәмгыяте директоры урынбасарлары Илназ Таһиров һәм Денис Свистунов республикада җитештерелгән алкогольле һәм спиртлы продукция сату күләмен арттыру мәсьәләләрен яктырттылар.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы буенча Дәүләт алкоголь инспекциясенең административ һәм суд практикасы начальнигы Борис Эйдинов һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнаштылар.
Зөлфия Шәрипова язмасы .

Фотолар:http://sarmanovo.tatarstan.ru/rus/pressa/sarmanovo_foto.htm/photoreport/6236959.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев