САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Районда волейбол турниры үткәреләчәк

3-5 январь көннәрендә авыл җирлекләренең ир-егетләр командалары арасында волейбол буенча район турниры үткәреләчәк.

Аның максаты – районда волейбол уеннарын популярлаштыру, иң көчле команданы ачыклау, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру. Үткәрү урыны - беренче спорт мәктәбе спорт залы (район мәдәният йорты бинасында). Ярышларда авыл җирлекләренең җыелма командалары катнаша ала. Уенчыларның яше 16 яшь һәм аннан өлкәнрәк булырга тиеш. Һәр уенчы бер генә команда өчен уйный ала. Үзең белән паспорт һәм табиб тарафыннан расланган белешмә булу кирәк.
Тагы да җентеклерәк белешмәне яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегендә алырга мөмкин.

Фото:https://pixabay.com/ru/illustrations/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев