САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы үткәрелде

Бүген район хакимиятенең утырышлар залында коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы үткәрелде.

Күпфункцияле үзәк базасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү системасын камилләштерү турында үзәк җитәкчесе Гөлнара Фәйзрахманова сөйләде. Районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Айдар Нариманов милеккә һәм арендага җир участоклары бирүнең быелгы нәтиҗәләренә, муниципаль милек белән файдалануга контрольлек итү мәсьәләләренә тукталды. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлнара Галимова дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товар сатып алу, эш, хезмәтләр башкару өлкәсендә контракт системасы белән таныштырды. Казначылык департаментының райондагы бүлеге җитәкчесе Лилия Динмөхәммәтованың чыгышы бюджет акчаларын максатчан һәм рациональ файдалануга эчке финанс муниципаль контроль һәм районның җирле үзидарә, муниципаль бюджет учреждениеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлекләренә тикшерү үткәрүгә багышланды. Районның контроль-счет палатасы рәисе Рәмзия Сәлимҗанова агымдагы елда бюджет акчаларының максатчан һәм рациональ файдалану буенча эш нәтиҗәләре белән таныштырды. 
Утырышны коррупциягә каршы көрәш комиссиясе рәисе урынбасары Гүзәл Гәрәева алып барды һәм йомгак ясады.

Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев