САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда халык санын алу кампаниясенә старт бирелде

.

 Мәгълүм булганча, 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр Бөтенроссия халык санын алу үткәрелә. Ул ил тарихында беренче тапкыр цифрлы форматта, цифрлы технологияләр кулланып узачак. Алда торган халык саны исәбен алуның төп яңалыгы – Россия халкы тарафыннан Дәүләт хезмәтләре порталында (Gosuslugi.ru) электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль рәвештә тутыру мөмкинлеге. Теләгән һәркем порталда, шул исәптән мобиль кушымтага ялганып та, үзенә һәм үз хуҗалыгының барлык әгъзаларына халык санын алу кәгазьләрен мөстәкыйль рәвештә тутыра алачак. Шулай ук 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр стационар исәпкә алу участоклары да эшләячәк. Аларга исәпкә алуда катнашу яки дәүләт хезмәтләре порталында исәпкә алу узуны раслау өчен, яки үз өендә исәпкә алучы белән очраша алмаган я очрашырга теләге булмаган һәр кеше килергә мөмкин. 
Районда 7 стационар участок эшләячәк. Шәрләрәмә, Ләшәү Тамак авылларында – берәр, Сарманда – ике, Җәлилдә 3 участокта халыкны кабул итәләр. Аларның эш сәгатьләре һәм төгәл урнашу адреслары белән түбәндәге таблицадан укып таныша аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев