САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда иминият взнослары түләүчеләр өчен отчет кампаниясе башланды

1 апрельдән Пенсия фонды идарәләре эш бирүчеләрдән 2015 елның 1 кварталы өчен Бердәм отчетлар кабул итә башлады. Пенсия фонды территориаль органнары 2015 елның 1 кварталы отчетларын 2014 елгы формада һәм форматта алалар. Әмма 2015 елның 1-кварталы отчетын әзерләгәндә түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк: - 2009 елның 24 июлендә кабул ителгән «...

1 апрельдән Пенсия фонды идарәләре эш бирүчеләрдән 2015 елның 1 кварталы өчен Бердәм отчетлар кабул итә башлады. Пенсия фонды территориаль органнары 2015 елның 1 кварталы отчетларын 2014 елгы формада һәм форматта алалар.

Әмма 2015 елның 1-кварталы отчетын әзерләгәндә түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк:

- 2009 елның 24 июлендә кабул ителгән « Россия Федерациясе Пенсия фондына, социаль иминиятләү фондына, медицина иминиятләү фондына иминият взнослары» турындагы 212 Федераль канунының 58 маддәсе нигезендэ 2012-2014 елларда иминият взнослары түләүчелэр өчен билгеләнгән түбән тарифлар 2015 елдан үзләренең көчен югалтты:

1) Россия Федерациясе Салым кодексының 346.2 маддәсендә күрсәтелгән таләпләргә җавап бирүче авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре өчен;

2) халык хуҗалыгы сәнгате кәсебе белән шөгыльләнүче оешмалар өчен;

3) Себер, Ерак көнчыгышның аз сакланып калган җирле халкының гаилә общиналары өчен;

4) бердәм авыл хуҗалыгы салымы түләүчеләр өчен;

5) 1,II.III төркемгә керүче инвалидларга иминият взнослары түләүчеләр өчен;

6) инвалидларның җәмәгать оешмалары очен;

7) устав капиталлары тулысы белән инвалидлар жәмәгать оешмаларының кертемнәреннән торган оешмалар өчен;

8) иминият взнослары түләүче массакүләм мәгълүмат чаралары ясаучы, дөньяга чыгаручы ( белдерүләр, реклама һәм эротик материаллар чыгаруда специальләшүчеләрдән кала) Россия оешмалары, шәхси эшмәкәрләр өчен;

- 212 Федераль законның 58.2 маддәсенә үзгәрешләр керү сәбәпле 2015 елның 1 январеннән медицина иминияте взносларын исәпләү базасының чиге бетерелде;

- 2014 елның 28 июнендә кабул ителгән 188 Федераль закон (2001 елның 15 декабрендә кабул ителгән 212 Федераль канунның 7 маддәсенә үзгәрешләр керү сәбәпле) нигезендә даими яисә вакытлыча Россия Федерациясе территориясендә яшәүче чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаганнар өчен хезмәт килешуе 6 ай вакытка төзелгәндә генә иминият взнослары туләнергә тиешлеге турындагы норма төшеп калды, хәзер имият взнослары түләү килешүнең купме вакытка төзелүенә бәйләнмәгән.

Шулай ук Пенсия фонды Бердәм отчетларны квартал саен кәгазьдә квартал беткәннэн соң икенче айның 15 еннән, электрон рәвештә 20 сеннән дә калмыйча тапшырырга кирәклеген исегезгә төшерә. Срокның соңгы көне ял яисә бәйрәм көннәренә туры килгәндә отчет тапшыруның соңгы көне итеп шулардан соңгы беренче эш көне исәпләнә.

Әлеге норма отчетларны электрон рәвештә тапшыручылар өчен отчет тапшыру вакытын озайта. Хезмәткәрләр саны 25 тән артканда отчетны электрон имза белән тапшырырга кирәк.

Шулай итеп, кәгазьдә отчет тапшыруның соңгы сроклары - 15 май, 17 август, 16 ноябрь, электрон рәвештә тапшыру сроклары - 20 май, 20 август, 20 ноябрь. Отчетлар тапшыру вакытын бозган очракта закон буенча штрафлар каралган.

Взнос түләүчеләр өчен отчет әзерләү һәм тапшыруны шактый җиңеләйтүче отчет әзерләү һәм тикшерү Программалары Пенсия фондының www.pfrf.ru сайтында «Электрон сервислар» өлешенә куелган. Моннан кала Россия Пенсия фондының «Иминият взнослары түләүче кабинеты» электрон сервисы белән файдаланырга була.

Монда отчет формаларын, формат мәгълүматларын, отчетларны тикшерү кагыйдәләрен карарга була. Кабинетта хәзерге вакыт режимында түләү реестрларын карарга, исәп-хисап торышы турында справка алырга, түләү йөкләмәләре тутырырга, , иминият взносларын исәпләргә, квитанцияләр тутырырга, отчетларны тикшерергә һәм башка эшләрне эшләргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев