САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда беренче “отправка” булды

4 егетне армия сафларына озаттылар .

Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш быел гадәти булмаган шартларда үтә. Бу араларда Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариатта армия сафларына китәргә әзерләнгән егетләр яңа төрле вируска тест тапшыралар. Кайсылары китәсе көнен белешә, кайберәүләре армиягә китәргә “повестка” алырга килгән.
Кичә, 22 июнь көнне, беренче отправка булды. Район хәрби комиссариатыннан дүрт егет – Петровка Заводтан – бер, Җәлилдән ике һәм Мөслимнән 1 егет хәрби бурычларын үтәргә киттеләр.
- Тагын 27, 30 июнь, 2, 5, 7 июльләрдә “отправка”лар көтелә. Егетләр Оренбург, Самара, Чиләбе өлкәләренә, Уфага, Екатеринбургка, Сергиев Пасадка китәрләр, дип планлаштырабыз, - диде хәрби комиссариатның гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлекчәсе начальнигы Ленар Һадиуллин.

Альбина Сабирова язмасы

Фото - хәрби комиссариат бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев