САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда "Авыл китапханәләре" проекты уңышлы эшли

2006 нчы елда "Бердәм Россия" сәяси партиясенең VII съездында партия проектларын тормышка ашыру турында карар кабул ителгән иде. Республикада "Авыл китапханәләре" проекты 2008 нче елдан гамәлгә ашырыла башлады. Аның максаты - китапханәләр системасының үсешенең, аның мәдәни-интеллектуаль үзәккә әйләнүенә ярдәм итү, шулай ук аларга мәгъләмати җәмгыять үсеше базасы буларак та реаль...

2006 нчы елда "Бердәм Россия" сәяси партиясенең VII съездында партия проектларын тормышка ашыру турында карар кабул ителгән иде. Республикада "Авыл китапханәләре" проекты 2008 нче елдан гамәлгә ашырыла башлады.
Аның максаты - китапханәләр системасының үсешенең, аның мәдәни-интеллектуаль үзәккә әйләнүенә ярдәм итү, шулай ук аларга мәгъләмати җәмгыять үсеше базасы буларак та реаль булышлык күрсәтү. Мондый китапханәләр, үз чиратларында, илне модернизацияләүгә өлеш кертергә тиешләр. Шулай итеп, "Авыл китапханәләре" проекты үз эченә түбәндәге бурычларны ала: китапханәләрне модернизацияләү, аларны социаль-мәдәни һәм мәгълүмати үзәк буларак үстерү, аларның җәмгыять, хакимият һәм бизнес белән арадашлыгын булдыру, халыкның тормыш-көнкүреш сыйфатын үстерү, төгәлрәк әйткәндә, мәдәни һәм интеллектуаль кыйммәтләрдән файдалана алу дәрәҗәсен арттыру. Китапханәләрне үстерү эшенә меценатларны, иҗат интеллигенциясен җәлеп итү һәм башкалар да күздә тотыла. Проектның координаторы - республика Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев.
Ринат Шәрәфетдинов, "Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлекчәсенең башкарма комитеты җитәкчесе:
- Китапханәләрне компьютерлар белән тәэмин итү дәрәҗәсе 2012 нче елда ук 98 процентка җитте. Ә 2010 нчы елда бу күрсәткеч 17,9 процент кына иде әле. Шушы ук елда китапханәләрнең 74 проценты интернетка ялганган иде инде. Бүгенге көндә Татарстан Республикасының Җыелма электрон каталогын төзү буенча эш алып барыла. "Татарстан Республикасының милли электрон китапханәсе порталы" үстерелә.
Район җирлегенә килгәндә, китапханәләр белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Төрле чаралар, очрашулар үткәргәндә, оештыру эшләрендә ярдәм итәбез. Быел гына да халык яратып өлгергән язучыларыбыз Нәбирә Гыйматдинова, Зифа Кадыйрова белән очрашулар уздыруда ярдәм иттек. "Җәлил чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсенең, Җәлил китапханәсенә китап фондын тулыландыру буенча ярдәм күрсәтә алдык.
Фәридә Тимербаева, үзәкләштерелгән китапханә директоры урынбасары:
- Районда 36 - бер үзәк, бер балалар, бер бистә, 33 авыл китапханәсе эшли. Китапханәләр чын мәгънәсендә социаль-мәдәни үзәккә әйләнде. Барысы да компьютерлар белән тәэмин ителде, интернет челтәренә ялганды. Һәр китапханәнең электрон почтасы булдырылды. Үзәк, Җәлил, Сарман балалар китапханәләрендә күпфункцияле җиһазлар, заманча телевизор бар. Быел үзәк, балалар, Җәлил китапханәләренә проектор кайтты.
Өлкәннәребез күп укыйлар, яшьләр арасында да китап укучылар арта бара.
Безгә кешеләр китап укырга гына түгел, ял итәргә, үзара аралашырга да киләләр, үзләрен кызыксындырган сорауларга интернет аша җаваплар ала алалар. Интернеттан файдалану - түләүсез. Мөрәҗәгать итүчеләргә гаризалар язарга һәм башка эшләрдә дә ярдәм итәбез. Шулай ук түләүле хезмәтләр күрсәтәбез. Интернеттан язмача җаваплар кирәк булганда, аларны кәгазьгә чыгарып бирәбез. Буклетлар, күчермәләр эшлибез. Халык бездә күп өлкәләр буенча мәгълүмат алудан тыш, киемгә буяу түгелгән очракта ничек бетерергә, дигән сорауларга да җавап таба ала. Инвалидлар, балалар, өлкәннәргә аерым игътибар бирәбез. "Бәхет", "Яшьтәш", "Яшьлек" һәм башка клублар, түгәрәкләргә өлкәннәр дә, яшьләр дә яратып йөриләр.
Китапханәсез авыллар да игътибардан читтә калмый. Әйтик, Морбаш, Колмәт авылларында китапханә юк. Шул зонадагы Илексаз китапханәсе, аерым бер көнне бу авылларга барып, аларның халкына хезмәт күрсәтә.
Һөнәри осталыгыбызны үстерү буенча эш алып барабыз. Төрле проектларда катнашып, грантлар отабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев