САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда алкогольле продукция куллану кимегән

Районда легаль алкоголь продукциясен сатуның бераз гына кимүе күзәтелгән.

Контроль-инспекция бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның биш аенда районда легаль алкоголь продукциясен сатуның бераз гына кимүе күзәтелгән. Моның сәбәпләренең берсе алкогольнең яшерен әйләнеше булырга мөмкин. Шул сәбәпле, Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең эшчәнлеге, беренче чиратта, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешендәге хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелә. Әйтик, биш айда бу тармакта 5 чара үткәрелгән. Нәтиҗәдә түбәндәге закон бозу очраклары ачыкланган: алкоголь продукциясен товарны озату документларыннан башка сатуның – 1, декларация тапшырмауның – 3, алкоголь продукциясен ЕГАИСта фикцацияләү срокларын бозып сатуның 1 очрагы теркәлгән.
Уздырылган чаралар нәтиҗәсендә агымдагы елда яшерен әйләнештән 146,3 литр сыра алынган. Узган елның шушы чорында бу күрсәткеч 149,8 литр булган.

Кадрия Вагыйзова, контроль-инспекция бүлеге эксперт-белгече

Реклама

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X